Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар кояшлы җәйгә, ә учреждение хезмәткәрләре – үз карамагындагыларга сокланып туймый.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында уңыш җыюга керештеләр. Хезмәткәрләр җитәкчелегендә монда яшәүчеләр зур рәхәтлек һәм шатлык белән үз хезмәтләренең җимешләрен – теплицада үстерелгән кыяр һәм помидор җыялар.
Аш-су мәктәбе – өлкәннәр төрле ризыклар әзерли, рецептлар белән уртаклаша торган дәресләр генә түгел, ә аралашу клубы да.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә. Алар истәлекле даталарга багышланган.
2021 елның декабреннән Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 93 яшьлек тыл хезмәтчәне Вәсимә Гаусиевна, ә 2022 елның маеннан 80 яшьлек Любовь Борисовна социаль хезмәтләр алалар. Ике хатын-кызның да яраткан шөгыльләренең берсе – үсемлекләр үстерү.
Кичә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар җирле пенсионерлар иҗтимагый оешмасының «көмеш» волонтерлары белән берлектә сәламәтләндерү дәресе үткәрделәр.
Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә уен терапиясе ярдәмендә өлкән яшьтәге һәм инвалид булган аз хәрәкәтчән гражданнарның ялын оештыру һәм аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар, балык тотуны яратучылар, психолог Наталья Самаркина җитәкчелегендә Олы Бисярино авылындагы күлгә бардылар.
Халыкара шахмат көне кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат-шашка турниры узды. Анда интернат-йортның социаль хезмәтләр алучылары гына түгел, ә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортта хезмәт алучылар, шулай ук Алабуга шәһәренең Ветераннар советының «көмеш» волонтерлары да катнашты.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа тернәкләндерү технологиясе кертелде, ул азык-төлек продуктларыннан күләмле композицияләр булдыруны күздә тота.