Югары Ослан интернат-йортында чираттагы иҗади мастер-класс узды

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төсле җепләрдән обереглар ясау буенча мастер-класс узды. «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә башта төрле төстәге җепләрне бөтерделәр, аннары клей һәм тукыма ярдәмендә бизәделәр. Ахырда барысы да үзләренең эшләнмәләре белән фотога төштеләр. Эшләнмәләр социаль хезмәтләр алучыларның иҗади эшләре күргәзмәсендә лаеклы урын алачак.

Наталья Котова сүзләренчә, дәрес бер үк вакытта мавыктыргыч та, бик файдалы да килеп чыкты: йомшак, рельефлы материаллар белән эшләү социаль хезмәтләр алучыларга вак кул моторикасын үстерергә ярдәм итә, ә чараның гадәти булмаган формасы фантазияне стимуллаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International