ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төсле җепләрдән обереглар ясау буенча мастер-класс узды.


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Россиядә августның һәр икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм хөрмәтенә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сәламәт булу һәрвакыт яхшы» дигән спорт-сәламәтләндерү чаралары оештырылды.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар «Россия көче» бөтенроссия проекты кысаларында Болгар музей-тыюлыгы территориясендә узган велоузышка кушылдылар.


11
август, 2023 ел
җомга

Социаль туризм – тернәкләндерүнең уникаль чарасы. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга җәмгыятькә интеграцияләнергә мөмкинлек бирә, тулы мәгънәле аралашу мөмкинлеге бирә. Бу технологиянең иң мөһим юнәлешләренең берсе – экологик юнәлеш.


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә «Скандинавия йөреше» технологиясе уңышлы кулланыла. Ул гражданнарның физик активлыгын арттырырга ярдәм итә.

«Эчке волонтерлык» һәм «Парк ретриты» программалары кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен шәһәр паркына бару оештырылды. Бу социаль учреждениедән ерак булмаган яңартылган ял итү урыны.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар көн саен төрле мастер-классларда катнашалар.


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру максатларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән актив рәвештә социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.


8
август, 2023 ел
сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында арт-технологияне гамәлгә ашыру өчен киптерелгән җиләк-җимеш әзерләү белән шөгыльләнәләр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә яшәүчеләр интернат бакчасында алма җыйдылар, аннары ачык җәйге беседкада аларны барладылар. 

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларның көндезге ялын оештыру кысаларында өлкән яшьтәге кешеләрне дәвалаучы табибның тәкъдимнәрен исәпкә алып, дәвалау физкультурасы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International