ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Демография» милли проекты кысаларында кертелә торган озак вакытлы карау системасының социаль пакетында каралган саф һавада йөрү һәм социаль-тернәкләндерү чаралары уздыралар.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районында ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гражданнарны өйләренә йөреп карау дәвам итә. Чараның максаты – яше һәм (яки) сәламәтлеге торышы аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр белән янгын-профилактик эш алып бару һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары турында хәбәр итү.


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ай саен социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышлары уздырыла. Шушы көннәрдә чираттагы җыелышта 35 белгеч катнашты. Укуларны Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгече үткәрде.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен ревакцинация узды. Өлкәннәргә поликлиникага барырга кирәкми – алар өчен күчмә медицина бригадасы эше оештырылган.


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

Буа муниципаль районында ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы һәм «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең уртак проекты тормышка ашырыла.


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Илһамия Нурулла кызы Галимуллина үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа 85 яшь тулды.


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Аксубай муниципаль районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Җылы куллар» акциясе кысаларында Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт оештырдылар. Концерт Җиңү көненә багышланган иде.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Халыкара гаилә көне кысаларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәт алучылар белән берничә чара үткәрделәр.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

«Добровольцы – детям» һәм «Язгы игелек атнасы» акцияләре кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова өч волонтер белән берлектә «Чиста йорт» дигән акция уздырганнар. Чараның максаты – балаларда өлкән буын вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды. Чара кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Чиста йорт, чиста ишегалды» акциясе игълан иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International