Хәтер һәм кайгы көне кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар, тыл хезмәтчәннәре өчен өйдә «Әдәби кичә» дигән чара үткәрделәр.
Николай Михайлович һәм Зинаида Иосифовна белән очрашу җылы шартларда узды. Өлкәннәр балачакта көтмәгәндә сугыш башланып китүен искә алдылар. Ул вакытта барысына да, шул исәптән өлкәннәргә һәм балаларга да эшләргә туры килде. Николай Михайлович көтүче була, ә Зинаида Иосифовна әти-әнисе белән кырда эшли. Авыр булса да, алар зарланмады һәм Җиңү өчен барысын да эшләргә тырышты.
Очрашу социаль хезмәт алучыларның барлык теләкләрен исәпкә алып оештырылды, Бөек Ватан сугышы башлану, илебез һәм бөтен кешелек өчен хәлиткеч көн турында әдәбият тупланды. Николай Михайлович һәм Зинаида Иосифовнага китапханә хезмәткәрләре һәм социаль хезмәткәр Илсөяр Хәйретдинова белән берлектә туплаган китаплар һәм журналлар бик ошады.
Иң актуаль темалар буенча фикер алышуны үз эченә алган китапханә терапиясе ярдәмендә социаль хезмәт алучыларда борчу хисе кими һәм уңай эмоциональ хәл саклана.