Аз хәрәкәтләнүче балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүгә зур игътибар бирелә.

Инсульт кичергән кешеләр өчен аерым дәресләр программасы эшләнгән. Дәресләргә йөрүчеләр арасында 67 яшьлек Рамил Булатов та бар. Баш миендә шеш табылгач, ул озак вакыт сөйләшмәде. Хәзер инде максатчан эш нәтиҗәләре күренә: социаль хезмәт алучы аерым хәрефләрне төгәл әйтә, аларны сүзгә сала башлады.

Аз хәрәкәтләнүче гражданнар белән дәресләр программасына логопед күнегүләре, бармак гимнастикасы дә кертелә. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова сөйләвенчә, махсус дәресләр өчен төрле төстәге картоннан зур хәрефләр әзерләгәннәр. Бу хәрефләрне ул үз Рамил Булатовка кабатларга тәкъдим итә. Аннары өстәлдә сүзләрне хәрефтән тезәләр, ә хезмәт алучы аларны әйтергә тырыша. Барлык нәтиҗәләр дә индивидуаль карау картасында теркәлә.

Аз хәрәкәтләнүчеләр арымасын өчен, тернәкләндерү чараларының озынлыгы 10-15 минут тәшкил итә. Төрле юнәлештәге торгызу дәресләре саф һавада уза.

«Барлык чараларның бурычы бер – комплекслы эш барышында өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга тизрәк тернәкләнергә ярдәм итү, тернәкләндерү процессын максималь нәтиҗәле итү», – ди Наталья Котова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International