Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр өчен концерт оештырдылар

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

25 июнь көнне «Картларны кочаклап» акциясе кысаларында «Старость в радость» Хәйрия фонды Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен мәдәни-ял чарасы оештырды.

Александр Павлов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Ветераннар союзының «Империал» бию коллективы концерт программасын тәкъдим итте, шул рәвешле тамашачыларны дәртле биюләр, матур җырлар һәм мәзәкләр белән шатландырды. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр энергия алдылар һәм артистларны көчле алкышлар белән сөендерделәр.

Башкаладан килгән кунаклар шулай ук социаль хезмәтләр алучы һәр кешегә тәм-томнар һәм индивидуаль бүләкләр тапшырдылар. Фонд волонтерлары аз хәрәкәтләнүче гражданнарның бүлмәләренә урнаштыру өчен яктырткычлар да алып килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International