21 июнь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм социаль эш буенча белгече берничә авылда булып кайттылар. Социаль тармак белгечләрен Кадыш авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире озата барды.
Рейдларның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең өйдә чит ярдәмгә мохтаҗлыгын ачыклау. Һәр пенсионер белән янгын куркынычсызлыгы һәм электр көнкүреш приборларын, газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелде. Белгечләр шулай ук автоном янгын хәбәр итүчеләрнең эшкә сәләтлелеген дә тикшерделәр.
Күчмә чаралар нәтиҗәләре буенча актлар төзелде.