27 июнь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зиннәтулла Җамалетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучысы булып тора.
Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, Ветераннар советы һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре килгән иде. Ветеранга РФ Президенты Владимир Путин һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагумановның котлау хатлары тапшырылды.