25 июнь көнне Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы тыл хезмәтчәне Наталья Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Олы яшьтә булуына карамастан, Наталья Ивановна бик шат күңелле һәм ачык кеше, ул үзенең тормыш тарихы белән бик теләп уртаклаша. Ул Аксубай районында туа. Сугыш елларында яшьтәш кызлар белән урман кискән. Эш унике яшьлек кыз өчен бик авыр булды. Иртә таңнан кичкә кадәр алар фронт һәм тыл ихтыяҗлары өчен урман кискәннәр. Әби зур агачларны кул пычкылары һәм балталар белән кисү, салкын һәм ачлык турында искә төшерә, әмма алар сугышчыларга дошманны җиңәргә булышканнар.
1954 елда Наталья Ивановна кияүгә чыга, өч бала таба. 1981 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күченә. Наталья Ивановна Яр Чаллы икмәк комбинатына икмәк-күмәч продукциясен җәюче булып урнашкан һәм соңыннан лаеклы ялга чыккан.
Бүген Наталья Ивановна бәхетле әби, аның алты оныгы һәм ун оныкчыгы бар.
Юбилей көнендә бәйрәм өстәле алдында зур гаилә җыелды, туганнарыннан аның хөрмәтенә җылы сүзләр яңгырады. Наталья Ивановна якыннарының игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яши. «Ышаныч» үзәге социаль хезмәткәрләре дә үз карамагындагыларны туган көне белән котладылар.