Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Игелек кәрзине» дигән акция уздырдылар. Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде.
Өлкәннәр көне алдыннан Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм Буаның «Волонтер медиклар» медицина училищесы волонтерлары өлкәннәр янына килгәннәр.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гадәттәгечә өлкән буын вәкилләре катнашында төрле чаралар оештыралар.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә шәхси дәресләр үткәрелә. Бүген социаль тернәкләндерү белгече игътибарны һәм хәтерне торгызу буенча дәресләр уздырды.
«Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Пульс» актив пенсионерлар клубы эшли.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең лаеклы ялда булган социаль хезмәткәрләре «Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелүче «Мәрхәмәтле күршеләр» акциясенә актив кушылалар.
Югары Ослан районында урнашкан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Хатирәләр терапиясе» технологиясен кулланалар.
Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагыларны юбилее белән котладылар.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе вәкилләре булып китте.
Россия геронтология фәнни-клиник үзәге «Өлкәннәр өчен төп физик күнегүләр җыентыгы» эшләгән. Җыентык өлкән яшьтәге гражданнар белән социаль эшләүгә юнәлдерелгән учреждениеләргә җибәрелде.