Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр котлаулар кабул итә

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

2 октябрьдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына «Старость в радость» Хәйрия фондыннан волонтерлар килеп китте.

Социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котладылар һәм һәркемгә бүләк пакетлары тапшырдылар. Аларны Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты укытучылары һәм студентлары һәм Казан шәһәренең «Прогресс» Стратегик үсеш мәктәбе укучыларының ата-аналары һәм педагоглары әзерләде. Һәр пакетта шулай ук изге теләкләр белән котлау открыткасы бар иде. Аларны мәктәпнең кече сыйныф укучылары ясаган.

Күркәм традиция буенча «Картларны кочаклап» акциясе кысаларында хәйрия фондыннан көз көне туган көнен билгеләп үтүчеләр бүләкләнде. Кунаклар шулай ук бәйрәм өстәле өчен бик күп тәм-томнар алып килделәр.

Чара кысаларында барлык 49 социаль хезмәт алучыга да бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International