«Өмет утравы» үзәге өлкәннәргә ярдәм итү буенча акцияләр үткәрә

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр декадасы кысаларында «Игелекле эшләр» акциясе старт алды. Аның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү. Шулай ук чаралар балаларда өлкән буын кешеләренә карата ихтирам тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарга йортта һәм аның тирәсендәге территориядә генераль җыештыруда ярдәм күрсәтәләр. Социаль хезмәтләр алучылар мондый кайгыртуга ихлас шатланалар һәм социаль хезмәткәрләргә җылы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәләр.

Өлкәннәр декадасы кысаларында «Өмет утравы» үзәге «Көз бүләкләре» дигән акция дә үткәрә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагыларга йорт яны участокларыннан уңыш җыярга, шулай ук кышка әзерләнергә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International