Өлкәннәр декадасы кысаларында 3 октябрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, район җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, тармак ветераннары Татьяна Шведчикова, Азат Мингулов булып киттеләр.
Актлар залында социаль хезмәт алучылар, учреждение хезмәткәрләре һәм ветераннары җыелды. Очрашуны район башлыгы ачты. Ул барлык өлкәннәрне котлады, бу көннең ветераннар, бөтен җәмгыять өчен мөһимлеген билгеләп үтте, Дәүләт өлкәннәр өчен максималь уңайлы яшәү шартлары тудырырга тырыша, дип ассызыклады. Дмитрий Иванов тыл хезмәтчәне Минесафия Баһавиеваны юбилее белән котлады, шулай ук интернат-йортка 20 мең сумлык акчалата бүләк сертификаты тапшырды.
Фаяз Шакиров барлык өлкән яшьтәге кешеләргә тормыш тәҗрибәләре, чиксез зирәклекләре, сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек теләде. «Восток» мәдәни-ял үзәгенең үзешчән иҗат коллективлары бәйрәм концерты әзерләгәннәр иде.