Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне Изге Авраамий чиркәве каршындагы «Позитив» иҗат мәктәбе укучылары котлады.
Балалар өлкән остазлары белән музыкаль программа әзерләделәр. Алар әнигә, өлкән буынга мәхәббәт турында җырлар башкардылар. Интернат-йортта яшәүчеләр балаларның чыгышларын бик теләп тыңладылар, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерделәр.
Спас интернат-йорты белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар өлкән яшьтәге кешеләрнең кәефен күтәрә, балачак елларын искә төшерә.