Өлкәннәр декадасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларының ялгыз яшәүче өлкәннәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуы булып узды.
Очрашу барышында балалар әби-бабайларны тәбрикләделәр, аларга үз куллары белән ясалган сувенирлар тапшырдылар. Барысы да үз бүләкләрен үзенчәлекле һәм кабатланмас итәргә тырышты. Ә ветераннар исә яшьлекләреннән истәлекләр белән уртаклаштылар, авыр сынау елларында күпмилләтле совет халкының батырлыгы турында сөйләделәр. Балалар кызыксынып ветераннарның хикәяләрен тыңладылар һәм җавап итеп үзләренең укудагы казанышлары һәм планнары турында сөйләделәр.