Өлкәннәрне саклап калу һәм аларны алдау очракларын кисәтү өчен, Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре профилактик рейдлар үткәрделәр.
Чара кысаларында социаль хезмәтләр алучыларга ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган һәм мошенниклардан саклану турында киңәшләр белән махсус белешмәлекләр тапшырылды. Сүз виртуаль мошенниклар турында да бара. Алар кәрәзле телефоннар һәм Интернет аша өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга кредитлар рәсмиләштерергә, башка законсыз финанс операцияләре ясарга тәкъдим итәләр.