Лениногорск районында хәйрия акциясе уздырылды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Игелек кәрзине» дигән акция уздырдылар. Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде.

Волонтерлар белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнарга, өйдә социаль хезмәт алучыларга, шәхси хуҗалыклардан җиләк-җимеш, яшелчә китерделәр. Шулай ук районның өлкәннәренә ярдәмне хәйриячеләр күрсәтте, алар арасында шәхси эшмәкәр Р. М. Мамедов.

Социаль хезмәт алучылар акцияне оештыручыларга игътибар һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International