Декада көннәрендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына бик күп хәйриячеләр килә. Алар социаль хезмәт алучыларны игътибар белән генә түгел, күчтәнәчләр һәм бүләкләр белән дә сөендерә.
Учреждениенең еш кунаклары арасында Елена Горюнова җитәкчелегендәге «Мамы Казани» Хәйрия фонды бар. Бу оешма яшәүчеләрне бер генә бәйрәмгә дә игътибарсыз калдырмый, ай саен бүләкләр, азык-төлек җыелмалары алып килә. Халыкара өлкәннәр көне дә читтә калмады. 1 октябрьдә барлык социаль хезмәт алучыларга бүләкләр таратылды.
Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләрне Иннополис лицее, шәхси эшмәкәр Елена Галимҗанова, Казанның 73 нче мәктәбе укучылары да үз игътибарлары белән сөендерделәр, алар көнкүреш химиясе, кондитер эшләнмәләре, тәм-том, җиләк-җимеш, котлау открыткалары алып килделәр. Район мәчете имамы Гали Җиһаншин башка ике мәчет имамнары белән берлектә бәрәңге, кәбестә, суган, кишер алып килделәр.
Шушы көннәрдә интернат-йортка Казан энергетика университетыннан волонтерлар килергә тиеш.
Учреждение директоры Тәнзилә Васильева сүзләренчә, биредә яшәүчеләр хәйриячеләргә бик шат. Бу акцияләр аларга үзләрен кирәкле итеп тоярга булыша.