ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2023 ел
җомга

Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Өйгә китереп сәламәтлек» проекты гамәлгә ашырыла.

15 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр Биектау районында көзге «Чиста йорт – чиста ишегалды» акциясе узды. «Эмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга ярдәм күрсәттеләр.


11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Минзәлә районы авыл җирлекләрендә өлкән буын вәкилләре өчен Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган бәйрәмнәр узды. Чараларны авыл клублары вәкилләре, ансамбльләрдә катнашучылар, китапханә хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр һәм «көмеш» волонтерлар әзерләде һәм үткәрде.

Өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучыларын Измер һәм Никольский авыл җирлекләре башлыклары Рәис Вәлитов һәм Евгений Синицин котладылар.


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары белән берлектә, социаль хезмәтләр алучыларда кунакта булдылар. 


5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Биектау районында яшәүче Зинаида Константинова октябрьдә үзенең йөз яшен билгеләп үтәчәк. Өлкәннәр декадасында әби янына «Биектау ТВ» төркеме килде. Кунакларга Зинаида Константинова үзенең тормышы, сугыш елларында тылда ничек эшләве, окоплар казуы турында сөйләде.

Өлкәннәр декадасында КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне Әбиләр һәм бабайлар көне белән котлады.


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр көнендә өлкән буын кешеләрен аерым игътибар һәм кайгырту белән уратып алалар. Әмма күп кенә социаль хезмәт алучылар өчен кайгыртучанлык күрсәтүче якын кешеләр – социаль хезмәткәрләр.


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Көз көне илебездә гаилә кыйммәтләрен сакларга һәм ныгытырга юнәлдерелгән матур бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Әтиләр көне һәм Әниләр көне белән беррәттән, Халыкара өлкәннәр көне дә бар – бу көнне без «көмеш» яшьтәге кешеләрне хөрмәтлибез.

Халыкара өлкәннәр көненә кадәр бер атна дәвамында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга шәхси программада каралмаган социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәттеләр. Социаль хезмәткәрләр мондый акцияне ел саен 1 октябрь алдыннан үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International