Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары белән берлектә, социаль хезмәтләр алучыларда кунакта булдылар. Акция барышында волонтерлар чүп-чар җыйдылар, йорт яны территориясен җыештырдылар, өлкән яшьтәге кешеләрнең йортларындагы тәрәзәләрне юдылар.
Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар чарадан канәгать калдылар, чөнки алар волонтерлар белән аралашудан уңай эмоцияләр алдылар.