26нчы май көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече В.З. Янышева тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә булган ата-аналар өчен төркемле дәрес оештырылды. Очрашуның темасы – «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауда гаилә һәм гаилә тәрбиясе роле».
Бүген Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 1 нче социаль участокта «Хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгы» дигән темага профилактик дәрес-консультация үткәрде.
«Әтиләр Берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы һәм ТР буенча ҖҮФХИ «Дуслык кулы» проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Ул үз-үзен тотышы деструктив булган, закон белән билгеле бер проблемалары булган яшүсмерләрне социальләштерүгә юнәлдерелгән.
27 апрель көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 4 нче һәм 8 нче социаль участокларга ведомствоара рейд оештырдылар. Чара барышында тугыз гаилә булдылар.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова 7 нче социаль участокта 29 балигъ булмаган бала өчен дәрес үткәрде. Балалар нәрсә ул хокук, бурыч, закон, аларның нәрсә өчен өлкәннәргә һәм балаларга кирәк икәнлекләрен белделәр.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый уртак эш балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча гамәлләрен координацияләргә ярдәм итә.
Зәй муниципаль районында гаилә иминлеге, балалар күзәтүчесезлеге һәм балигъ булмаганнарның хокук бозулары проблемаларын хәл итү эше профилактика системасының барлык субъектларының ведомствоара хезмәттәшлеге кысаларында алып барыла.
«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче социаль участокта тренинг дәресләре үткәрде.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» курсыннан дәрес үткәрде. Чара балаларда үз характерындагы үзенчәлекләрне өйрәнү һәм билгеләү, коллективны формалаштыру этаплары белән танышу максатыннан үткәрелә.
Балигъ булмаганнарның хокук бозуларны кисәтү буенча мәгълүмати куркынычсызлыгын булдыру технологиясен тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гизатуллина «Без цифрлы дөньяда: мөмкинлекләр һәм куркынычлар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып яшүсмерләрнең төп интернет-куркынычлар һәм социаль челтәрләрдән куркынычсыз файдалану кагыйдәләре турында белем дәрәҗәсен күтәрү торды.