«Әтиләр Берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы һәм ТР буенча ҖҮФХИ «Дуслык кулы» проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Ул үз-үзен тотышы деструктив булган, закон белән билгеле бер проблемалары булган яшүсмерләрне социальләштерүгә юнәлдерелгән.
Проектны гамәлгә ашыру өчен сынау мәйданчыгы Яшел Үзән шәһәре булды. Үткәрелә торган чаралар инде уңай нәтиҗәләр бирә. Төрле алымнар куллану нәтиҗәсендә, социаль һәм рухи практикалар ярдәмендә яшүсмерләрнең карашлары парадигмасы үзгәрә.
Проектның икенче катнашучысы – республика башкаласы. Кичә Казанда «Дуслык кулы» проектының максатлары һәм бурычлары турында фикер алыштылар.