Зәй муниципаль районында гаилә иминлеге, балалар күзәтүчесезлеге һәм балигъ булмаганнарның хокук бозулары проблемаларын хәл итү эше профилактика системасының барлык субъектларының ведомствоара хезмәттәшлеге кысаларында алып барыла.
13 апрель көнне «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасында эшләү буенча чираттагы семинар-практикум оештырдылар. Чарада профилактика системасы субъектлары, учреждениеләр һәм ведомстволар белгечләре, муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы әгъзалары, мәгълүмат системасына кертелә торган мәгълүматлар өчен җаваплы кешеләр катнашты.
Ведомствоара мәгълүмат алмашу, гаиләдәге иминсезлекне иртә ачыклау һәм сигнал карталарын системага җибәрү, профилактика субъектларының социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен реабилитацияләүнең индивидуаль программаларын тормышка ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Очрашу барышында катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар.