«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче социаль участокта тренинг дәресләре үткәрде.
Чарада 50 балигъ булмаган бала катнашты. «Үз-үзеңне аңлы тотуны формалаштыру» дәресе томаландыра торган матдәләрне куллануны профилактикалауга юнәлтелгән иде, кыйммәтләр ориентацияләре формалаштырылды, үз-үзеңне адаптив тоту стратегияләре эшләнде.
«Уңышлы кеше» дәресендә яшүсмерләр кеше шәхесенең кыйммәте һәм уникальлеге турында күзаллаулар формалаштырдылар, уңышның состав өлешләре белән таныштылар.
Чаралар катнашучыларның психологик толерантлыгын арттырдылар.