Биектау районы яшүсмерләре белән хокукый сәгать үткәрделәр

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Бүген Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 1 нче социаль участокта «Хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгы» дигән темага профилактик дәрес-консультация үткәрде.

Чарада социаль куркыныч төркемгә керүче 32 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы кысаларында оештырылды.

Балигъ булмаганнар белән хокукый консультация үткәрү аларны хокукка каршы гамәлләргә җәлеп итү очракларына юл куймауга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International