Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова 7 нче социаль участокта 29 балигъ булмаган бала өчен дәрес үткәрде. Балалар нәрсә ул хокук, бурыч, закон, аларның нәрсә өчен өлкәннәргә һәм балаларга кирәк икәнлекләрен белделәр.
«Әдәби геройларның хокуклары» викторинасы барышында балалар нинди әкиятләрдә һәм нинди геройлар белән теге яки бу хокуклар бозылганлыгын ачыкладылар. «Гаилә: синең хокукларың һәм бурычларың» сценкасы гаиләдә һәркемнең хокуклары һәм бурычлары тигез булуын аңларга мөмкинлек бирде. Бурычлар турында сөйләшү «Безнең вазыйфалар» уены белән тәмамланды, аның барышында укучылар үз сыйныфлары өчен вазыйфалар сайладылар.
Соңыннан белгеч балаларның игътибарын ил законнарын тайпылышсыз үтәү, үз хокукларын һәм бурычларын белү кирәклегенә юнәлтте.