Тәтеш районында чираттагы ведомствоара рейдлар оештырылды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

20 апрель көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейдлар графигын үтәү йөзеннән Килдеш һәм Урюм авылларында булып кайттылар. Ведомствоара төркем составына социаль эш буенча белгеч, опека һәм попечительлек буенча сектор белгече һәм балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор керде.

Сәфәрнең максаты – балигъ булмаганнарның яшәү шартларын тикшерү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, ата-аналар белән индивидуаль-профилактик эшнең нәтиҗәлелеген арттыру. Гаиләләр белән ата-аналарның балигъ булмаган балаларны тәрбияләгән өчен җаваплылыгы турында аңлату эшләре алып барылды.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый уртак эш балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча гамәлләрен координацияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International