Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» курсыннан дәрес үткәрде. Чара балаларда үз характерындагы үзенчәлекләрне өйрәнү һәм билгеләү, коллективны формалаштыру этаплары белән танышу максатыннан үткәрелә.
Очрашу башында һәр катнашучы үз исемен тәкъдим итте. Киләсе дискуссия балаларны үз холкы һәм аның башкалар белән аралашуга йогынтысы турында уйланырга мәҗбүр итте. Шулай ук балалар берничә күнегү ясадылар.
Чара ахырында «тере» анкета үткәрелде: балалар коллективта үз-үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турындагы сорауларга җавап бирделәр. Белгеч катнашучыларга бер-береңә игътибарлы һәм кайгыртучан булырга киңәш итте.