«Тәтеш балкышы» үзәгендә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауда гаиләнең роле турында сөйләштеләр

2022 елның 27 мае, җомга

26нчы май көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече В.З. Янышева тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә булган ата-аналар өчен төркемле дәрес оештырылды. Очрашуның темасы – «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауда гаилә һәм гаилә тәрбиясе роле».

Дәрес барышында балаларның үскән вакытта мәсьәләләре һәм шуның белән бергә килеп туган проблемалар, балалар шуклыгы һәм җитди хокук бозу арасындагы чикләр турында фикер алыштылар. Чарада катнашкан ата-аналар яшүсмернең дөньяны нинди итеп күрүе, аны борчыган, гаҗәпләндергән, кайгырткан, мәхәббәт һәм нәфрәт уяткан әйберләр ата-ана тәрбиясенә бәйле, дип билгеләп үттеләр. «Тәрбияләүдә төп фактор – ата-аналарның бала шәхесен формалаштыруга даими йогынты ясавы», – ди «Тәтеш балкышы» үзәге белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International