Шушы көннәрдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Регина Фомина социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә псикретлары» дигән социаль уен уздырды. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган.
6 декабрьдә Бөгелмә районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приютында эш визиты белән РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова булды.
4 декабрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ведомствоара комиссия составында сигнал карталары буенча гаиләләргә чыктылар.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан җаваплы ата-аналыкны, гаилә мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Бәхетле гаилә әлифбасы» программасы гамәлгә ашырыла.
Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу (нормальләштерү) өчен шартлар тудыру, шулай ук Министрлык карамагындагы стационар типтагы учреждениеләрдә яшәүче балаларны гаиләгә кайтаруга әзерләү максатларында 2024 елның 1 августыннан 2025 елның 31 маена кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда «Гаилә кунак бүлмәсе» проекты гамәлгә ашырыла.
3 декабрьдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Үсеш үзенчәлекләре булган балалы гаиләләргә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды. Чара инвалидлар декадасына багышланган. Ул төрле ведомстволар вәкилләрен, шулай ук үсеш үзенчәлекләре булган балаларның ата-аналарын җыйды.
2 декабрьдә Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектыннан «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы аша гаиләдәге иминсезлек турында сигнал картасын карау кертелде.
Югары Ослан районында профилактика системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды. Ике балигъ булмаган баласы булган гаиләгә сигнал картасы каралды. Утырыш йомгаклары буенча консилиум әгъзалары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә гаиләне социаль куркыныч хәлдә булган гаилә буларак ведомствоара исәпкә куюны сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылды.
«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалид балалар һәм психологик-педагогик ярдәмгә мохтаҗ аларның ата-аналары өчен татулашу хезмәте кабинеты ачылды.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» системасында эшләү буенча чираттагы укыту семинарын оештырдылар.