4 декабрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ведомствоара комиссия составында сигнал карталары буенча гаиләләргә чыктылар.
Чараның максаты – торак-көнкүреш шартларын тикшерү. Шулай ук гаиләләр белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктажлар уздырдылар, кышкы чорда балаларның куркынычсызлык чаралары турында сөйләштеләр.
Чара барышында 12 балигъ булмаган бала тәрбияләнә торган 4 гаиләгә бардылар. Гаиләләр муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышына чакырылды.