«Ялкын» социаль приютында депутат Татьяна Ларионова булып китте

2024 елның 6 декабре, җомга

6 декабрьдә Бөгелмә районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приютында эш визиты белән РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова булды.

Татьяна Петровна бала, ата-ана һәм белгечләр арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне күздә тоткан «Гаилә кунак бүлмәсе» проектын гамәлгә ашыруны бәяләде.

Приютта ата-аналар көннәре кысаларында тегү остаханәсендә мастер-класслар, «Акыллы бармаклар» түгәрәгендә ата-аналарның һәм балаларның индивидуаль һәм уртак чаралары, «Форпост» үзәге белән берлектә патриотик юнәлештәге дәресләр үткәрелә. Педагог-психолог оештырган «Гаилә түгәрәге» медиациясе, Татулашу хезмәте аерым урын алып тора. Бу чаралар ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләрен җайга салуга, гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга, балаларны туган гаиләләренә кайтаруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International