2 декабрьдә Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектыннан «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы аша гаиләдәге иминсезлек турында сигнал картасын карау кертелде.
Шулай ук индивидуаль тернәкләндерү программасы кысаларында төп этапта торучы ике гаилә белән ведомствоара эш нәтиҗәләрен һәм ведомство исәбендә торучы биш гаилә белән эш нәтиҗәләрен карадылар.
Утырышларда карала торган гаилә әгъзаларының катнашуы уңай момент булып тора, бу гаилә хәлен бәяләү һәм гаиләгә адекват ярдәм күрсәтү өчен өстәмә мөмкинлек тудыра.
Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.