Зәйдә укыту семинары узды

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» системасында эшләү буенча чираттагы укыту семинарын оештырдылар.

Чара балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектларын, учреждение һәм ведомстволар белгечләрен, педагогларны, психологларны һәм башка белгечләрне, шәһәр һәм район мәктәпләре һәм балалар бакчалары вәкилләрен, гаиләләр һәм балалар белән эшләүче авыл җирлекләре башлыкларын берләштерде.

«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы катлаулы тормыш хәлләрендә калган гаиләләрне һәм балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау процессларын автоматлаштыру өчен билгеләнгән махсуслаштырылган программа. Система хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга, килеп туган проблемаларга вакытында җавап бирергә, балалар һәм гаиләләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International