«Тургай» социаль приюты «Гаилә кунак бүлмәсе» проектын уңышлы тормышка ашыра

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу (нормальләштерү) өчен шартлар тудыру, шулай ук Министрлык карамагындагы стационар типтагы учреждениеләрдә яшәүче балаларны гаиләгә кайтаруга әзерләү максатларында 2024 елның 1 августыннан 2025 елның 31 маена кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда «Гаилә кунак бүлмәсе» проекты гамәлгә ашырыла.

28 ноябрьдә Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында кабинетлар ачылды.

Гаиләләр өчен «Тегү остаханәсе» кабинеты, «Яшь пешекчеләр» бүлмәсе, рәсем сәнгате студиясе эшли, «Милли мозаика», «Балта эше» программалары тормышка ашырыла. Барлык кабинетлар да кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган.

«Гаилә кунак бүлмәсе» проектын гамәлгә ашыру уңай нәтиҗәләр бирә. Бүгенге көндә Минзәлә районында балигъ булмаганнарның 94 % гаиләләренә кайткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International