«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә түгәрәк өстәл уздырдылар

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Үсеш үзенчәлекләре булган балалы гаиләләргә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды. Чара инвалидлар декадасына багышланган. Ул төрле ведомстволар вәкилләрен, шулай ук үсеш үзенчәлекләре булган балаларның ата-аналарын җыйды.

Түгәрәк өстәл эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, психология-медицина-педагогика комиссиясе һәм ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашты.

Очрашуның төп максаты – законнарның актуаль мәсьәләләре һәм үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар турында фикер алышу. Чарада катнашучылар социаль ярдәмгә, мәгариф хезмәтләренә һәм мондый балаларны тернәкләндерүгә кагылышлы законнардагы соңгы үзгәрешләр турында сөйләделәр. Ата-аналар үзләрен борчыган сорауларны бирергә һәм көндәлек тормышта очраша торган конкрет проблемалар турында фикер алышырга мөмкинлек алдылар. Ташламалар бирү, укыту һәм тернәкләнү шартларын яхшырту, шулай ук профильле ведомстволар белән багланышлар мәсьәләләре каралды.

Гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтү өчен ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Түгәрәк өстәл йомгаклары буенча үсеш үзенчәлекләре булган балалы гаиләләргә ярдәм итү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләнде. Катнашучылар ата-аналар һәм хакимият органнары вәкилләре арасында диалог булдырырга мөмкинлек бирә торган чараларның әһәмиятен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International