ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2022 ел
җомга

Баулы районында социаль куркыныч хәлдә булган һәм күп балалы гаиләләр буенча профилактик рейдлар дәвам итә. Күчмә чараларны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үткәрә.


17
июнь, 2022 ел
җомга

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Куркынычсыз юл» дигән чара узды. Учреждениенең социаль педагоглары тәрбияләнүчеләр өчен җәяүлеләрнең юл хәрәкәте өлешендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында мавыктыргыч тамаша үткәрделәр.


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

14 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наталья Корнева тәрбияләнүчеләр белән интеллектуаль викторина үткәрде. Чараның максаты – балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре, светофор турында белемнәрен ныгыту.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 8 июнь көнне, Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «Юл хәрәкәте кагыйдәләре тарихы» дигән дәрес-викторина үткәрде. Чара юлларда имгәнүләрне профилактикалау буенча эш кысаларында оештырылды.


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Специалисты отделения социальной помощи семье и детям Комплексного центра социального обслуживания населения «Островок надежды» совместно с сотрудниками отдела ГИБДД «Верхнеуслонский» и отделом профилактики ГБУ «Безопасность дорожного движения» поздравили многодетную семью Яшановых с рождением четвертого ребенка.


31
май, 2022 ел
сишәмбе

Урамда һәм юлларда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен һәм практик күнекмәләрен формалаштыру максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Халикова «Урамда куркынычсызлык нигезләре» дигән уен дәресен үткәрде.


20
май, 2022 ел
җомга

Кичә Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Диләрә Фатыйхова һәм Дамира Сәйфетдинова балалар белән «Юл хәрәкәте кагыйдәләре иленә сәяхәт» дигән темага тәрбияләнүчеләр белән дәрес үткәрделәр. Чараның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин урам буйлап барам» дигән җаваплылык дәресе узган. Балалар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» уен-викторинасында катнаштылар, аның максаты балаларның җәяүлеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында белемнәрен кабатлау һәм киңәйтү иде.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» дигән танып-белү дәресе-викторинасы узды. Чараның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм экстремаль хәлләрдә дөрес карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре балалар өчен «Сәламәтлек юлы» дигән чара уздырганнар. Очрашу автошәһәрдә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International