Тәтеш районының күп балалы гаиләләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде

2022 елның 5 июле, сишәмбе

4 июль көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Наталья Мулюкина һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор Сергей Волков күп балалы гаиләләргә профилактик рейд оештырдылар.

Чараның максаты – ата-аналарны җәйге чорда балигъ булмаганнарның үз-үзен тотышы кагыйдәләре белән таныштыру, балалар катнашында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау. Әңгәмә барышында суда, урманда, массакүләм ял итү урыннарында саклык чаралары турында киңәшләр бирелде. Юл йөрү кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук гаиләләргә тематик буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International