Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина «Тәртипле велосипедчы» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Башта белгеч катнашучыларга велосипедчы гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте турында кечкенә генә сюжет күрсәтте. Соңыннан материал буенча фикер алышу булды. Дәрестә балалар велосипедлар килеп чыгу тарихы турында белделәр, әлеге төр транспортның төрләре һәм өлешләре белән таныштылар. Һәр велосипедчы белергә тиеш булган кагыйдәләргә аерым игътибар бирелде.
Алган белемнәрне ныгыту өчен балалар кроссворд чиштеләр һәм велосипедчы тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр алдылар.
Дәрестә алты балигъ булмаган бала катнашты.