Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагог Н. Евдокимова балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү көне үткәрде.
Балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү өчен юлда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү – приют хезмәткәрләре алдында торган төп бурычларның берсе.
Бу юлы «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр өчен юл тематикасы буенча уеннар һәм конкурслар оештырылды.
Балалар юл билгеләрен өйрәнделәр, юл аркылы чыгу кагыйдәләре турында төрле ситуацияләр уйнаттылар.
Шулай ук аларга киемдә, букчаларда, велосипедларда яктылыкны чагылдыручы элементлар ни өчен кирәк булуы турында сөйләделәр.