Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе А.В. Кузьмина «Җәяүле булу – белем» дигән чара уздырган. Анда ярымстационар төркемдә тәрбияләнүчеләр катнашты.
«Балаларны юлда дөрес тәртипкә өйрәтү кечкенә яшьтән башлана. Акрынлап саклык, алдан күрүчәнлек, игътибарлылык тәрбияләнә», – дип билгеләп үтә педагог.
Дәрес вакытында социаль хезмәтләр алучылар юллардагы куркыныч хәлләр турында фикер алыштылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар. Дәрес юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча иллюстрацияләр һәм плакатлар карау, табышмакларны чишү, төрле юл ситуацияләрендә җәяүлеләрнең дөрес гамәлләрен кабатлау белән үрелеп барды.
Дидактик уен ярдәмендә яшүсмерләр юл хәрәкәте билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, шулай ук яңа билгеләр белән таныштылар.
Укытучы сүзләренчә, дәрес дәвамында балалар әңгәмәләрдә актив катнашкан, мисаллар китергән.
Дәрес ахырында һәр бала юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белешмәлек алды.