6 июльдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Татьяна Плотникова Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә үткәрде. Чара җәйге чорда балаларның имгәнүләрен профилактикалауга, сәламәт һәм имин яшәү рәвешенә позитив караш формалаштыруга юнәлдерелгән.
Балалар табышмаклар, юл йөрү кагыйдәләре буенча ребуслар чиштеләр, велосипедчы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Очрашу ахырында балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юл мозаикасы» дигән китаплар һәм «Игелекле балачак юлы» гәҗите бүләк иттеләр.