«Шәфкать»тә Халыкара светофор көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара светофор көне кысаларында «Безнең дустыбыз – светофор» дип исемләнгән иҗади дәрес уздырылган.

Дәреснең максаты – тәрбияләнүчеләрне рәсем ясарга өйрәтү, күреп һәм ишетеп кабул итү сәләтен үстерү.

Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр урамда көтеп торган куркынычлар турында фикер алыштылар, дөрес эзлеклелектә – кызыл, сары, яшел төсләрдән түгәрәкләрне ябыштырырга өйрәнделәр. Дәрес ахырында балаларга «Кызыл – яшел» һәм «Светофор» дидактик уеннары тәкъдим ителде.

Дәрес бик эчтәлекле узды, балалар үзләре өчен бик күп мөһим мәгълүмат белделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International