«Шәфкать» үзәгенең яшь тернәкләнүчеләре белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Светофорга кунакка» дигән танып-белү дәресе-презентация узды. Чараның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм урамда аңлы рәвештә куркынычсыз тәртип булдыру иде.

Дәрес барышында балалар урамда көтеп торган куркынычлыклар турында фикер алыштылар. «Юлда безнең дуслар» видеосюжетын караганнан соң балаларга «Әйе яки юк» дип исемләнгән уен тәкъдим ителде. Тәрбияләнүчеләр төрле юл ситуацияләренә анализ ясадылар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сайладылар һәм аңлаттылар.

Соңыннан балаларга юл хәрәкәте билгеләре куелган пазл җыелмасы тәкъдим ителде. Һәр бала юл хәрәкәте билгесен дөрес итеп җыярга тиеш иде.

Шулай итеп, дәрестә балалар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International