14 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наталья Корнева тәрбияләнүчеләр белән интеллектуаль викторина үткәрде. Чараның максаты – балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре, светофор турында белемнәрен ныгыту.
Дәрес барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре тарихы турында белделәр, төрле биремнәрне үтәделәр, юл билгеләре төшерелгән пазллар җыйдылар. Шулай ук балалар теге яки бу әкият геройларының кайсы транспортта йөрүен белделәр.
Дәресләрдән соң балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, үз тормышыңны куркыныч астына куймаска кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.