ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Арча муниципаль районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә өлкәннәр декадасы кысаларында юл йөрү кагыйдәләре буенча аралашу сәгате уздырылды. Чарада социаль хезмәтләр алучылар актив катнашты.

Бүген Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә «Юл хәрәкәте иминлеге көне» дигән чара узды. Анда социаль хезмәт алучылар катнашты.


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина 3нче номерлы социаль участокта «Белемле җәяүле» дигән темага төркемле дәрес уздырган. Анда 11 балигъ булмаган бала катнашты.


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе А.В. Кузьмина «Җәяүле булу – белем» дигән чара уздырган. Анда ярымстационар төркемдә тәрбияләнүчеләр катнашты.


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагог Н. Евдокимова балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү көне үткәрде.


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара светофор көне кысаларында «Безнең дустыбыз – светофор» дип исемләнгән иҗади дәрес уздырылган.


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Светофорга кунакка» дигән танып-белү дәресе-презентация узды. Чараның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм урамда аңлы рәвештә куркынычсыз тәртип булдыру иде.


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

6 июльдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Татьяна Плотникова Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә үткәрде. Чара җәйге чорда балаларның имгәнүләрен профилактикалауга, сәламәт һәм имин яшәү рәвешенә позитив караш формалаштыруга юнәлдерелгән.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина «Тәртипле велосипедчы» дигән төркемле дәрес үткәрде.

4 июль көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Наталья Мулюкина һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор Сергей Волков күп балалы гаиләләргә профилактик рейд оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International