18 октябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркеменең чираттагы дәресенә ЮХИДИ инспекторы чакырылган иде. Чараның максаты юл хәрәкәте иминлеге турында күзаллау, урамда ориентлашу күнекмәләрен формалаштыру иде.
Очрашу барышында ЮХИДИ инспекторы социаль хезмәт алучыларга юлларда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Инспектор билгеләп үткәнчә, юлда наушниклар һәм кәрәзле телефон куллану куркыныч.
Дәреснең икенче өлеше иҗади иде. Яшьләр алган белемнәрен ныгыттылар, юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләре буенча тематик рәсемнәр буяу белән шөгыльләнделәр.