Өлкәннәр арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Бүген Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә «Юл хәрәкәте иминлеге көне» дигән чара узды. Анда социаль хезмәт алучылар катнашты. Профилактик чара Әлмәт шәһәрендә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Азнакай районында профилактика бүлеге начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина һәм Чалпы мәктәбенең «ЮИД» отряды белән берлектә оештырылды. Очрашуның максаты – өлкән яшьтәге гражданнар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл билгеләрен кабатлау һәм классификацияләү.

Ахырда социаль хезмәтләр алучыларга тематик буклетлар һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International