Биектау районында тренинг оештырдылар

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

25 октябрьдә «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм Биектау районы мәдәният волонтерлары «Балалар куркынычсызлыгы» дигән тренинг уздырдылар.

Чараның максаты – яшь социаль хезмәт алучыларны юлда, өйдә, Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү. Балалар дәрестә нәкъ менә шуны өйрәнделәр.

Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре волонтерларга үзенчәлекле балаларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International